Чаллы спортчылары Бөтенроссия ярышларында 5 комплект алтын медаль яулады

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Чаллы спортчылары «Россиянең атказанган тренеры К.М. Наумова Кубогы»спорт акробатикасы буенча Бөтенроссия ярышларында 5 комплект алтын медаль яуладылар.

Ярышлар Орел шәһәрендә узды. Аларда Россия Федерациясенең 12 субъектыннан, 14 шәһәрдән спортчылар катнашты.«Олимпийский» спорт мәктәбеннән тренерлар Наилә Мөдәррис кызы Гатауллина һәм Татьяна Михайловна Варенованың 19 шәкерте катнашты.

12-18 яшьлек спорт осталары арасында беренче урынны Самир Аллаһвердиев һәм Роман Анкудинов алды.

11-16 яшьлек спорт мастерлыгына кандидатлар арасында сафиянур Шеншахин, Самира Саттарова, Ксения Борискина алтын медаль яулады. Шул ук программада икенче урынны Мәрьям Мусифуллина, Елизавета Кошелева, Анастасия Полякова алды.

  • 11-16 яшьлек спорт мастерлыгына кандидатлар өчен программада беренче урынны Сафина Заманова һәм Аделина Липатова алды.
  • 12-18 яшьлек спорт осталары арасында алтынны Василиса Разумова һәм Александра Баскова яулады.
  • Беренче разрядлы 8-15 яшьлек балалар программасында беренче урынны Самира Аксенова һәм Карина Кәримова алдылар.
  • «Спорт мастеры» программасы буенча 12-18 яшьлекләр арасында өчлек көмеш медаль яулады: Әмирә Сәгыйтянова, Полина Чигарева, Ангелина Попова.
  • 13-19 яшьлекләр арасында Ләйсән Камалова һәм Софья Фирстова бронза медальгә лаек булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International