Яшел Үзәндә Айдар Таһиров истәлегенә футбол буенча турнир узды

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Яшел Үзәннең футбол манежында 2012 елда туган балалар командалары арасында футбол буенча төбәкара турнир узды

Турнирны махсус хәрби операциядә Жуков медале һәм Батырлык ордены белән бүләкләнгән ,сержант Айдар Айрат улы Таһиров истәлегенә багышланылды. 

Мондый беренче турнир 3 нче спорт мәктәбе җитәкчелеге һәм тренер-укытучылары, геройның гаиләсе ярдәмендә «Ватанны саклаучылар» СВО катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фондының Татарстан Республикасы филиалы ярдәмендә уздырылды. 
Турнирда Яшел Үзәннең 3 нче урта мәктәбе һәм Волжск командалары катнашты. 

Чарада катнашучылар Айдарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Яшь спортчылар алдында Айдар Таһировның сеңлесе Эльвира чыгыш ясады. Ул абыйсының тормышы, аның хезмәте, аның балачактан ук «Волжск» футбол командасы составында футбол белән шөгыльләнүе турында сөйләде. Командада капкачы иде.

Турнир йомгаклары буенча беренче урынны «Волжск»футбол клубы командасы алды, икенче урында — «Волжск» футбол клубы командасы һәм өченче урында - «3-2 урта мәктәп» командасы.

Яшь футболчыларга истәлекле кубоклар, медальләр һәм грамоталар тапшырылды.  Балаларны Айдарның әнисе Гөлинә Мирзакрамовна, сеңлесе Эльвира, бертуган энеләре Кәрим һәм Самира бүләкләде.  Медальләр һәм грамоталар Айдар Таһиров турында озын һәм якты истәлек булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International