Татарстан Республикасы спорт министрлыгында Көрәш буенча иң яхшы спортчыларны һәм тренерларны хөрмәтләү тантанасы узды. Чара төрле көрәш сәнгате вәкилләренең узган елдагы казанышларын билгеләп үтү максатында оештырылды.
Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары, ТРның атказанган физик культура хезмәткәре Илдар Садриев һәм Россия көрәш сәнгате берлегенең Татарстан Республикасы буенча башкарма комитеты җитәкчесе, ТАТФАЙТ халыкара профессиональ көрәш лигасы генераль директоры Александр Даренков аеруча тырышып эшләүче спортчыларга һәм тренерларга бүләкләр тапшырдылар.
Бүләкләнүчеләр арасында түбәндәге спорт төрләре вәкилләре бар иде:
Киокусинкай
Иң яхшы спортчылар һәм тренерлар:
Тантанага шулай ук катнаш сугышчан көрәш (ММА), төрле стильле каратэ (саклану чараларында тулы контакт) һәм киокусинкай кебек спорт төрләре буенча дөнья беренчелекләре, Россия чемпионатлары һәм беренчелекләре җиңүчеләре һәм призерлары чакырылган иде. Моннан тыш, бүләкләр белән тренерлар һәм спорт федерацияләре җитәкчеләренең хезмәтләре билгеләп үтелде.