Татарстан Республикасы спорт министрлыгында 2024 ел йомгаклары буенча спортчы-карстистларны бүләкләү тантанасы булды. Чарада Халыкара ярышларда, Россия чемпионатларында һәм беренчелекләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән күренекле спортчыларны билгеләп үттеләр.
Истәлекле сыннар һәм дипломнар белән түбәндәге спортчылар бүләкләнде:
Әлеге казанышлардан тыш, Бөтенроссия ярышларында җиңүче 14 спортчы һәм Татарстан Республикасы балалар каратэ лигасында җиңүче 24 спортчы билгеләп үтелде, алар турнирның быелгы биш этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшылар булдылар.
Шулай ук тантанада Фатыйхов Нияз һәм Уткин Дамирга Россиянең спорт мастерлары таныклыклары, шулай ук Паракин Олегка бөтенроссия категориясе судьясы таныклыклары тапшырылды.
Татарстан Республикасы каратэ федерациясенең иң яхшы тренерларына һәм төбәктә каратэ үсешенә зур өлеш керткән кешеләргә аерым рәхмәт белдерделәр. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә һәм ТР Спорт министрлыгы җитәкчелегенә каратэ Федерациясен республиканың әйдәп баручы спорт оешмаларының берсе дип таныган өчен аерым рәхмәт белдерделәр.