Мөслим районында спорт һәм сәламәтлек декадасы башланды

2025 елның 7 гыйнвары, сишәмбе

3 гыйнварда Мөслим районында Кыш бабай кубогына спорт ярышларына старт бирелде. Чара кысаларында 2014-2015 елгы яшүсмерләр арасында армрестлинг һәм мини-футбол буенча ярышлар узды.

Футбол турниры призерлары булдылар:
1 урын-Сарман районы
2 урын - Мирас
3 урын-Спорт мәктәбе

Җиңүчеләр һәм призерлар «Юность» спорт-сәламәтләндерү комплексының кубоклары, медальләре һәм грамоталары белән бүләкләнделәр.

4 гыйнварда «Мизгел» яшьләр үзәгендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шахматчы Шәмсетдинов Хәләфетдин Мөхетдин улы истәлегенә традицион шахмат турниры узды.

Катнашу өчен интеллектуаль спорт төрен яратучы яшьләр һәм өлкәннәр җыелды. Ачылу тантанасында аларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде, ул шахмат осталыгының мөһимлеген ассызыклады. Моннан тыш, ул үзенең чыгышында Шәмсетдиновлар гаиләсенә турнирны оештырулары өчен рәхмәт белдерде һәм катнашучыларга лаеклы уен теләде.

Шулай ук ункөнлек кысаларында районда футбол һәм баскптбол буенча ярышлар узды.

Ир-атлар һәм яшүсмерләр командалары арасында баскетбол турнирында урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын-Актаныш районы;
2 урын-Минзәлә районы;
3 урын-Мөслим районы.

Иң яхшы уенчылар булып Дамир Мугтазиров, Вячеслав Лаврентьев һәм Кәрим Сәлахов танылды.

Баскетбол турнирында «Поколение» командасы җиңүче булды, 2 нче урында – «Райцентр», 3 нче урында – «Яшьлек» командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International