Дартс буенча Татарстан Республикасы җыелма командасының җиңүе

2025 елның 10 гыйнвары, җомга

Дартс буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы 3 гыйнвардан 5 гыйнварга кадәр Ижевск шәһәрендә узган «Италмас кубогы» Бөтенроссия ярышларында берничә медаль алды . Бөтенроссия ярышларына Удмуртия башкаласына илнең 14 төбәгеннән ике йөздән артык спортчы килде.

Ярышларның беренче көнендә иң яшь дартсмен Данил Решетников (12 яшь) шәхси разрядта көмеш һәм парлы разрядта 10-14 яшьлекләр категориясендә бронза яулады. 

Шул ук көнне безнең дартсменның тагын бер җиңүе булды, Алексей Крылов «бәхетле парлар»дисциплинасында бронза медаль алды.

Өченче көн-Рөстәм Вәлиев, Алексей Крылов, Камил Вәлиуллин һәм Роберт Гәрәев катнашкан команда ярышларында уңыш. Команда бронза алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International