9-12 гыйнвар көннәрендә Казанда 15 яшькә кадәрге кызлар арасында рапирада фехтование буенча Раштуа турниры булып узды. Быел Казанда медальләр өчен илебезнең 12 төбәгеннән 133 спортчы көрәште.
Ярымфиналга чыгу өчен көрәштә Татарстан фехтование мәктәбеннән безнең өч динамочы көч сынашты, тик аларның берсе – Самира Исмәгыйлева гына көндәшен җиңеп, шәхси беренчелектә бронза призер булды.
Команда ярышларында ярымфиналга чыгу өчен көрәштә безнең ике команда көч сынашты. Татарстан-2 командасы бу көрәштә җиңелде һәм 6 нчы урынны алды.
Татарстан-1 командасы ышанычлы рәвештә иң көчлеләр дүртлегенә үтте, ләкин ярымфиналда Санкт-Петербург командасына ике укол бирде (30:32), әмма инде 3 урын өчен көрәштә берсүзсез җиңү яулады (36:12). Безнең команда составында Вероника Артемьева, Самира Исмәгыйлева, Арина Факимова һәм Арина Шубина чыгыш ясады.
Шәхси беренчелек (133 катнашучы)
Команда беренчелеге (38 команда)