8-12 гыйнвар көннәрендә Зәй шәһәренең «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә 17-18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Ярышларда Агерҗе, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Бөгелмә, Балтач, Буа, Зәй, Чүпрәле, Алабуга, Зеленодольск, Кукмара, Саба, Сарман, Минзәлә, Менделеевск, Тукай, Ютазы муниципаль районнарыннан, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләреннән 24 команда катнашты, Казан олимпия резервы училищесы, ТР җыелма командасы.
Ярыш нәтиҗәләре:
10 км. кызлар, ирекле стиль:
1 урын Алия Исрафилова (Балтач районы);
2 урын Софья Козенкова (Зәй);
3 урын Кристина Тюленева (Зәй).
15 км. егетләр, ирекле стиль:
1 урын Тимур Шакирҗанов (Чаллы);
2 урын Данил Нехаев (Зәй);
3 урын Ярослав Балуев (Яр Чаллы).
Спринт, финал. Кыз:
1 урын Алия Исрафилова (Балтач районы);
2 урын Полина Конькова (КазУОР);
3 урын - Софья Козенкова (Зәй).
Спринт, финал. Егет:
1 урын Радим Васильев (Агерҗе);
2 урын Линар Москов (Зәй);
3 урын Данил Нехаев (Зәй).
5 км. кызлар, классик стиль:
1 урын Алия Исрафилова (Балтач районы);
2 урын Полина Сташкевич (КазУОР);
3 урын Полина Конькова (КазУОР).
10 км. яшүсмерләр, классик стиль:
1 урын Васильев Радим (Агерҗе);
2 урын Нехаев Данил (Зәй);
3 урын Ошев Андрей (Яр Чаллы).
Шәһәрләр арасында команда зачетында Зәй командасы 1 нче урынны (1420 очко), 2 нче урында Казан командасы (1278 очко), 3 нче урында Агерҗе командасы (1232 очко).
Районнар арасында команда зачетында 1 нче урында-Балтач районы (547 очко), 2 нче урында-Саба районы (315 очко), 3 нче урында-Сарман районы (274 очко).