Рөстәм Миңнеханов «Динамо - Ак Барс» белән очрашуда: Сезнең җиңүләрегез һәм казанышларыгыз нәтиҗәсендә волейбол Татарстанда тиз темплар белән үсә

2025 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Казан Кремлендә 2024 елда волейбол буенча Россия Кубогы иясе булган «Динамо - Ак Барс» хатын – кызлар волейбол клубын хөрмәтләү тантанасы узды. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов спортчыларны, тренерларны һәм команда хезмәткәрләрен дәрәҗәле трофей яулаулары белән котлады. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе, Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров катнашты. 

Республика рәисе билгеләп үткәнчә, волейболчылар 8 нче тапкыр Россия Кубогын яуладылар. «Трофей уйнату кысаларында сез якты һәм компромиссыз уен, югары спорт осталыгы, команда рухы һәм җиңүгә омтылыш күрсәттегез. Без сезнең чыгышларыгызны игътибар белән күзәттек һәм уеннан зур канәгатьлек алдык», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов

Ул финал уенында көндәшен Җиңүнең (Питер «Ленинградкасы») «Динамо-Ак Барс» характерын һәм көчен күрсәтүен билгеләп үтте. «Шунысы куанычлы, безнең данлыклы хатын-кызлар командасы 2024 ел сезонында бик шәп чыгыш ясады, барлык трофейларны яулады. Бөтен республика сезнең җиңүләрегез белән горурлана. Молодцы!»- диде Татарстан Рәисе

Ул бүгенге көндә республикада волейболның иң массакүләм һәм популяр спорт төрләренең берсе булуын билгеләп үтте. Аның белән 47,5 меңнән артык кеше шөгыльләнә. «Сезнең җиңүләрегез һәм казанышларыгыз нәтиҗәсендә волейбол Татарстанда тиз темплар белән үсә һәм җанатарлар саны арта бара. Бәхәссез, сез бу спорт төре белән шөгыльләнүче күп кенә малайлар һәм кызларның кумирлары», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, команданың уңышы - бөтен коллективның планлы, максатчан эше нәтиҗәсе. Ул команда җитәкчелегенә, уенчыларга, Зоран Терзич җитәкчелегендәге тренерлар составына, республиканың Волейбол федерациясе җитәкчелегенә һәм клубның иганәчеләренә рәхмәт белдерде. «Әлбәттә, команданың сугышчан рухын ныгытуга Сезнең гаиләләрегезнең, дусларыгызның, җанатарларыгызның һәм барлык татарстанлыларның даими ярдәме зур өлеш кертте. Сезне тагын бер тапкыр җиңүегез белән котлыйм!»- диде Рөстәм Миңнеханов.  

«Динамо-Ак Барс» волейбол клубы коллективы Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәтенә лаек булды. Үз чиратында команда капитаны Анастасия Ануфриенко Рөстәм Миңнехановка истәлекле медаль тапшырды. «Бу команданың зур тарихлы өлеше булуыма бик шатмын. Ярдәмегез өчен рәхмәт. Без алга таба да югары нәтиҗәләргә ирешү өчен бөтен көчебезне куячакбыз», - диде ул. 

Баш тренер Зоран Терзич тренировкалар һәм спортчы кызларны үстерү өчен уңайлы шартлар тудырган өчен республикага рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International