2025 елның 8 февралендә Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә традицион спорт чарасы — «Россия чаңгы юлы»Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы узачак. Быел ул «дәвамлы һәм актив тормыш» милли проектына ярдәм йөзеннән оештырылачак, шулай ук 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланачак.
Ярышлар инде 43 нче тапкыр уздырыла һәм төрле яшь категорияләрендә катнашучыларны җәлеп итә. Ярышларга, Медицина белешмәсе булган очракта, тәҗрибәле спортчылар да, актив ял яратучылар да кертелә. Түбәндәге дистанцияләр оештырылды:
5 км: 2007 елда туган һәм аннан кечерәк егетләр һәм кызлар өчен;
10 км: 2006 елда туган һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен.
Татарстан Республикасы да чараны үткәрүдә актив катнашачак. Республиканың төрле районнарында ярышларның конкрет старт урыннары һәм башлану вакыты турында мәгълүмат өстәмә рәвештә бастырылачак.
Ярышларга теркәлү 9 гыйнварда Дәүләт хезмәтләре порталында башланды һәм 6 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашырга чакырабыз.