Татарстаннан 10 синхрончы 2025 елга Россия җыелма командасы кандидатлары исемлегенә керде

2025 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россиянең синхрон йөзү федерациясе 2025 елга спорт җыелма командаларына кандидатлар исемлеген бастырды. Составына Татарстан Республикасы буенча «Динамо» ФСО спортчылары керде.

Татарстаннан 10 синхрончы милли җыелманың төп һәм резерв составына, юниорлар җыелмасына кандидатлар дип аталды. Алар барысы да Татарстанның «Динамо» спорт җәмгыяте әгъзалары, «Динамо» да, Казан УОР һәм «Дельфин» урта мәктәбендә (Чаллы шәһәре) шөгыльләнәләр.

Россия җыелма командасы (төп состав):
- Агния  «Тулупова (ТР «Динамо» сы, тренеры – Россиянең атказанган тренеры, Россия җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровская; Россиянең атказанган тренеры, Россия җыелма командасының өлкән тренеры Елена Грызунова)
- Александра Кленина (ТР «Динамо»  сы, тренеры – атказанган спорт мастеры Марина Голядкина)
- Амалия Белоглазова (ТР «Динамо»  , «Дельфин»  урта мәктәбе, ТР синхрон йөзү федерациясе тренер – Президенты, ТР җыелма командасының өлкән тренеры, СССРның спорт мастеры Юлия Белоглазова)
- Рамилә Ванипатова (ТР  «Динамо» сы, Казан УОР, тренеры - атказанган спорт мастеры Марина Голядкина; халыкара класслы спорт мастеры Милена Маретич)

Резерв составы: Валерия Попова һәм Аделина Сәгыйтова;

Россия җыелма командасы (15-19 яшьлек яшүсмерләр): Виолетта Морина, Аделя Ризванова;

Россия җыелма командасы (13 – 15 яшьлек кызлар): Александра Гәрәева, Софья Федорова.

Кызлар «Дельфин» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International