12-20 гыйнвар көннәрендә Орел шәһәрендә 21 яшькә кадәр фехтование буенча Россия беренчелеге уза. Турнир үз мәйданчыгына әлеге яшь төркемендә иң көчле һәм перспективалы фехтовкалаучыларны җыйды.
Татарстан фехтовкалаучылары команда активына турнирның беренче медален китерделәр. Кызлар шпага буенча команда ярышларында 3 урынны алдылар. Команда составы: Кира Григорьева, Мария Дьячкова, Валерия Лядова һәм Венера Шамьенова.