17 гыйнварда Идел буе физик культура һәм туризм университетында Татарстан Республикасы спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Татарстан Республикасында спорт тармагының 2024 елына ТР Спорт министры Владимир Леонов нәтиҗә ясады.
Трибунадан ведомство башлыгы коллегиядә катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде, шуннан соң «Татарстан Республикасы спорт министрлыгының 2024 елдагы төп эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2025 елга бурычлары турында»докладын укыды.
Инфраструктура
2024 елда Татарстанда 125 спорт корылмасы файдалануга тапшырылды. Хәзер республика буенча алар 12 мең берәмлек исәпләнә.
Эре проектлардан республика программасы буенча төзелгән 4 ябык футбол манежын һәм 15 универсаль спорт мәйданчыгын билгеләп үтәргә кирәк. Моннан тыш, дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында Яр Чаллыда һәм Әлмәттә 2 «ФИЗРА» спорт Үзәге гамәлгә ашырылды; ТР Рәисенең аерым күрсәтмәсе белән шәһәр тибындагы бистәдә Алексеевскта Бадминтон үзәге төзелде һәм файдалануга тапшырылды.
2025 елга Татарстанда иң зур проект-футболны үстерү үзәге. Беренчел мәгълүматлар буенча төзелеш бәясе 4,3 млрд.сумнан артык тәшкил итәчәк. Өстәл теннисы өчен 5 спорт залы һәм фехтование буенча РСШОР спорт залы төзелеше дәвам итә (Россия фехтование федерациясе ярдәме белән). Шулай ук универсаль спорт мәйданчыклары төзү республика программасы кысаларында ябык манежлар һәм УСПлар төзү дәвам итәчәк.
Массакүләм спорт
2024 елда «Демография» милли проекты үз эшен тәмамлады, аның кысаларында «Спорт – тормыш нормасы»федераль программасы эшләп килде. Проект гамәлдә булган 5 ел эчендә Татарстан аны гамәлгә ашыру буенча лидерларның берсе була алды. 2024 ел ахырына республикада физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүче гражданнар өлеше 65,8% тәшкил итә.
Мондый зур нәтиҗәләргә ирешергә массакүләм спорт чаралары ярдәм итте. Монда TIMERMAN спорт чаралары сериясе аерым тора. Узган сезонда аларның йөгерешләрендә 60 000 кеше катнашты.
Мәктәп спорты актив үсә һәм популярлаша бара. Республикада мәктәп укучыларын колачлаган волейбол, баскетбол, футбол лигасы һәм тэг – регби буенча лига проектлары уңышлы гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, республикада гадәттәгечә «Күн туп» һәм «Алтын алка» массакүләм ярышлары үткәрелә, анда 11 меңнән артык укучы катнаша.
Студентларның спорт тормышында да актив эш алып барыла. 2024 ел нәтиҗәләре буенча ел саен үткәрелә торган югары уку йортлары спартакиадасында һәм тугыз спорт лигасында 22 уку йортыннан 5000 гә якын студент катнашты.
Югары казанышлар спорты
2024 елда Россия җыелма командалары составына Татарстан Республикасыннан 1005 спортчы кертелде. Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда алар төрле дәрәҗәдәге меңнән артык медаль яуладылар (307 – алтын; 341 – көмеш; 365 – бронза).
Татарстан спортчыларының һәм профессиональ командаларының уңышларыннан тыш, республика кабул иткән ярышларның санын да билгеләп үтәргә кирәк. 2024 елда Татарстан территориясендә 50дән артык эре спорт чарасы уздырылды, шуларның 12се – халыкара дәрәҗәдә.
2025 елда Казан үз объектларында кабул итәчәк:
- Чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогының V этабы һәм Россия чемпионаты;
- Бильярд спорты буенча дөнья кубогы;
- Җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты, Бөтенроссия һәм халыкара турнирлар.
Доклад азагында Владимир Леонов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыевага, шулай ук спорт мәктәпләренә, белгечләргә, спортчыларга, тренерларга, спорт ветераннарына һәм тармакның башка функционерларына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.