2025 елның 18 гыйнварында Азнакай шәһәренең чаңгы базасында Ватанны саклаучылар елына багышланган, Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы гаиләләре арасында «Чаңгыда йөгерү» ГТО ВФСК нормативы үтәлгән «Гаилә эстафетасы» чаңгы ярышлары узды. Ярышларда катнашучыларны Азнакай район Советы Аппараты җитәкчесе, Азнакай муниципаль районы чаңгы узышлары федерациясе рәисе Айдар Фәндәс улы Хәлиуллин сәламләде.
Ярышлар программасы буенча команда составында 2 кеше: 18 яшькә кадәрге балалар һәм ата-аналар (әти яки әни, 60 яшькә кадәрге ди яки бабай). Барлыгы 12 команда катнашты. Нәтиҗәләр ГТО нәтиҗәләрен бәяләүнең 100-очколы таблицалары нигезендә саналды.
«Гаилә эстафетасы» ярышларында җиңүче булдылар:
Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.