31 гыйнварда Мәскәүдә «Хатын – кыз-милләт байлыгы 2024-2025»II Халыкара форумы узачак. Форумның төп бурычлары-гаилә учагын һәм традицион кыйммәтләрне саклаучы, илдә һәм дөньяда теләсә нинди казанышлар өчен гармонияле киңлек булдыру чыганагы буларак хатын-кызның чын мәгънәсендә тирән ролен ачу.
Форумда хәйрия, социаль проектлар оештыруда, мәгариф учреждениеләрендә, сәламәтлек саклауда хатын-кызларның роле турында фикер алышу планлаштырыла.
Шулай ук форум кысаларында уникаль «Хатын – кыз-милләт казанышы» халыкара театральләштерелгән конкурсы узачак.
Тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин: https://dostoyanie-natsiyi.ru/forum2025.