15 гыйнварда Биектау шәһәрендә 2024-2025 уку елында Татарстан Республикасы гомуми белем учреждениеләре командалары арасында («Күн туп – мәктәп футбол лигасы» футзалы буенча Бөтенроссия ярышлары кысаларында) 2009-2010 елгы кызлар, 2011-2012 елгы егетләр арасында мини – футбол (футзал) буенча Республика сайлап алу ярышлары узды.
«Күн туп» - Россиядә иң борынгы балалар футбол ярышларының берсе. Турнир идеясе 1964 елда легендар капкачы Лев Яшин һәм «Пионерская правда» газетасы ярдәмендә барлыкка килә, ул ишегалды командалары төзергә һәм футбол призлары өчен ярышырга чакыра.
Турнир яшь футболчыларны берләштерә, уникаль традицияләрне саклап кала һәм аларны заманча дәрәҗәдә үстерә.
Теләче районы егетләре 1 нче урынны һәм Түбән Новгородка юллама алдылар, Теләче урта мәктәбе кызлары 3 нче урынны алдылар. Тренерлары: өстәмә белем бирү педагогы Нәҗметдинов Илнар Камил улы, Физик культура укытучысы Хәкимов Рафиль Рефат улы.