«Казан 2013» волонтерлары 2013 елгы Бөтендөнья көрәш сәнгате уеннарында стажировкаларын уңышлы төгәлләде. 4нче өлеш

2013 елның 1 ноябре, җомга
Санкт-Петербургка килү белән егетләр һәм кызлар уку курслары узды, спорт корылмалары һәм спортка кагылышы булмаган объектлар белән танышты, киемнәр алды һәм актив рәвештә эшкә кереште, өстәвенә аларга бик мөһим һәм җаваплы позицияләр тәкъдим ителгән иде. 20 волонтер Бөтендөнья көрәш сәнгате уеннарында катнашкан 15 халыкара спорт федерацияләре — самбо, дзюдо, тхэквондо, каратэ, айкидо, сумо, бокс, тай боксы, француз боксы, кикбоксинг, джиу-джитсу, ушу, көрәш, кендо федерацияләре атташелары позициясендә эшләде. Казандагы Универсиадада “Спорт командасы атташесы” һәм “FISU атташесы” позицияләрендә тәҗрибә туплаган егетләр һәм кызлар үз алларына куелган бурычларны — спорт федерациясе офисында ярдәм итү, лингвистик ярдәм, спорт ярышларында озата йөрү һәм башка бик күп эшләрне бик яхшы башкарып чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International