«Казан 2013» волонтерлары 2013 елгы Бөтендөнья көрәш сәнгате уеннарында стажировкаларын уңышлы төгәлләде. 6нче өлеш

2013 елның 1 ноябре, җомга
“Казан волонтерлары командасы хезмәтен Уеннар Дирекциясе җитәкчелеге һәм аның функциональ менеджерлары уңай бәяләде һәм иң югары билгегә лаек дип тапты. Sportaccord (Спорт федерацияләренең халыкара союзы, Уеннарны гамәлгә куючы) вәкилләреннән һәм Санкт-Петербургтагы Уеннар дирекциясеннән безнең егетләр һәм кызлар турында мактау сүзләре ишетү бик рәхәт, — дип хәбәр итә  волонтерлар белән эшләү департаментының директоры  Александр Карпов. — Казан Универсиадасында эш тәҗрибәсе һәм хезмәткә сәләтлелек — безнең волонтерларыбыз һәм белгечләребез менә шуларны алып барды. Кире кайтканда аларга яңа белемнәр һәм күнекмәләрне алып китәргә туры киләчәк, боларның исә инде якын киләчәктә шәһәребездә көтелгән спорт проектларында кирәге чыгачак. Һичшиксез, мондый югары дәрәҗәдәге ярышларда катнашу факты үзе генә дә аларның һәрберсенең портфолиосына бик шәп өстәмә булачак, ә Бөтендөнья көрәш сәнгате уеннарында алган тәҗрибә исә шәхси һәм профессиональ үсеш өчен өстәмә нигез булып торачак”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International