Сергей Сергеев бокс буенча Россия Кубогы ярымфиналына чыкты

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

21-25 гыйнвар көннәрендә Самарада бокс буенча Россия Кубогы уза. Россиянең иң көчле боксчылары, Россия һәм Европа чемпионнары «МТЛ-Арена» рингында Ил Кубогы иясе исеме өчен көрәшәләр.

Ярымфиналга Татарстан боксчысы, Татарстанның «Динамо» вәкиле Сергей Сергеев чыкты. 75 кг авырлык категориясендә аңа Мәскәүдән Алексей Семыкин белән көрәшергә туры киләчәк. Ярымфиналның икенче парында Давид Айвазян (Кемеров өлкәсе) һәм Ислам Муцольгов (Чечен Республикасы) очрашачак.

Ярымфиналлар 24 гыйнварда 11:00 сәгатьтә узачак. Финаллар – 25 гыйнварда 15:00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International