3-4 майда узачак Казан марафонына 100 көн калды. Оештыручылар рекордлы 17 мең теркәлү теркәгән: узган ел чагыштыру өчен бу вакытка алар 6 меңнән аз гына кимрәк булган.
«10 нчы, юбилейлы Казан марафоны барлык күрсәткечләр буенча рекордлы булды һәм оештыручылар өчен югары планка бирде. Хәзер безнең алда-яңа сынаулар, һәм без 100 көн эчендә үк үзебезнең йөгерү белән кызыксынуыбызга сөенә алуыбызга шатланабыз. Хәзер безнең мәгълүмати кампания актив стадиягә күчә, шуңа күрә тиздән без катнашучыларны быел нинди сюрпризлар һәм күңелле вакыйгалар көтүе турында сөйли башлаячакбыз. Вәгъдә итәбез, һәрвакыттагыча шәп булачак!» - ди Казан марафоны директоры Вадим Янгиров.
3 майда чара кысаларында гадәттәгечә 3 һәм 10 км арага йөгерү булачак, ә 4 майда Казан урамнары буйлап марафончылар (дистанция 42.2 км) һәм ярыммарафончылар (21.1 км) йөгерәчәк. Казан Марафоны кысаларында инде 4 нче тапкыр Россия чепионаты узачак. Шуңа күрә йөгерүдә илнең иң көчле йөгерүчеләре катнашачак: алар җанатарларга онытылмаслык тамаша бүләк итәчәк. Марафонны трансляцияләүне яңадан МАТЧ ТВ үткәрәчәк.
Моннан тыш, җомга көнне, 2 майда, TIMERKIDS балалар йөгерешләре һәм илдә әлегә шуышып кына йөрүче бердәнбер сабыйлар өчен ярышлар – TIMERBABY узачак.
10 нчы юбилейлы Казан марафоны Казанда 2024 елның 11-12 маенда узды. Чарага Татарстан башкаласында рекордлы 28 052 катнашучы – 17 илдән һәм Россиянең 80нән артык төбәгеннән вәкилләр җыелды. Шунысы кызык, уздырылган 10 ел эчендә чарада катнашучылар саны 15 тапкырга артты, Казанда марафончылар хәрәкәтенә 30 меңгә якын җанатар кушылды, ә марафон дистанцияләренең гомуми озынлыгы бу вакыт эчендә 690 км тәшкил итте (марафончылар Казанканы 5 тапкыр әйләнеп чыкты дип әйтергә була).
Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Казан марафоны БРИКС лигасына һәм Россия марафоннары Лигасына Петербургның «Белые ночи» марафоны һәм Мәскәү марафоны белән беррәттән керде. Киләчәктә хезмәттәшлекне киңәйтү һәм БРИКС илләренең 10 йөгерешен берләштерү планлаштырыла. Проект йөгерү буенча массакүләм ярышларны үстерү һәм аларга ярдәм итү өчен Платформа булачак.