Бөгелмә машина төзелеше техникумында студентлар көненә багышланган «ГТО көне» үткәрелде

2025 елның 25 гыйнвары, шимбә

24 гыйнварда Бөгелмә машина төзелеше техникумында Россия студентлары көненә багышланган «ГТО көне» үткәрелде.

Чарада 1-3 нче курс студентларының 100 дән артыгы катнашты. Катнашучылар биек аркылы асылмадан тартылу, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү, идәндә яткан килеш кулларны бөкләү һәм җәю кебек сынаулар башкардылар.

Студентлар яхшы физик әзерлек күрсәттеләр, дәрт һәм энергия алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International