Бөгелмә районында гаилә командалары арасында «ГТО уеннары» үткәрелде

2025 елның 25 гыйнвары, шимбә

24 гыйнварда Бөгелмә муниципаль районының 2 нче спорт мәктәбендә Халыкара Белем көненә багышланган гаилә командалары арасында «ГТО уеннары» узды.

Ярышларда әти, әни һәм 9-12 яшьлек балалар составында 8 гаилә катнашты. Ачылу тантанасында катнашучыларга Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының спорт һәм туризм эшләре секторы мөдире Әскар Сафин сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул чарада катнашучыларга сәламәтлек һәм уңышлы чыгышлар теләде.

Уеннар башланыр алдыннан катнашучылар өчен ТР физик культура һәм спорт отличнигы Ильяс Шәйгарданов сәламәтләндерү күнегүләрен үткәрде.

Чара барышында катнашучылар чиратлашып түбәндәге этапларны үтәргә тиеш иде:
- Урыннан ике аяк белән этеп озынлыкка сикерү;
 -Идәндә таянып, кулларны бөгеп һәм җәеп җибәрү;
 -Аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү;
- Чабышкыда сикерү;
- Кире йөгерү.

Командаларга минималь вакыт эчендә иң күп кабатлауларны башкарырга кирәк иде. Күнегүләрне дөрес башкармаган өчен штраф баллары исәпләнде.

«ГТО уеннары» призерлары булдылар:
1 урын-Вороновлар гаиләсе (НТУ «ТНГ-Групп» ҖЧҖ);
2 урын-Михайловлар гаиләсе (АУП «ТНГ-Групп» ҖЧҖ);
3 урын-Исмәгыйлевлар гаиләсе (МБУ ДО хоккей буенча «Арслан»спорт мәктәбе).

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы чаралары «Озак һәм актив тормыш»милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International