25 гыйнварда Татарстан башкаласында «Татарстан Республикасының Ел студенты — 2024» премиясе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Спорт номинацияләрен ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев һәм «Рубин» ФК идарәсе Президенты, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин тапшырды.
«Елның спорт берләшмәсе» номинациясендә Казан дәүләт энергетика университетының «Энерго» КДЭУ студентлар спорт клубы җиңүче булды.
Казан (Идел буе) федераль университеты (Яр Чаллы) Дәүләтшин Данил Рөстәм улы «Ел спортчысы» булды.