22-26 гыйнвар көннәрендә Омскида каратэ буенча Бөтенроссия ярышлары узды, анда Россиянең 33 төбәгеннән 1500 дән артык спортчы катнашты.
Турнирның 4 медален «Ак Бүре» физкультура-спорт берләшмәсе спортчылары яулады:
Көмешне Аида Данилова яулады, бронзаны Азат Галләмов, Милена Чеснокова һәм Эмиль Мәхмүтов алды. Спортчыларның тренер-укытучылары-Шагин Искәндәр улы һәм Бикбова Ксения Вячеславовна.