Казанның Үзәк стадионында кышкы дуатлон буенча чемпионат һәм Казан беренчелеге узды

2025 елның 26 гыйнвары, якшәмбе

26 гыйнварда Казанның Үзәк стадионында кышкы дуатлон буенча чемпионат һәм Казан беренчелеге (кросс+чаңгы узышы), шулай ук Триатлон буенча «Балалар лигасы» республика ярышларының I этабы узды.

Ярышларда Татарстанның 10 шәһәр һәм районыннан 200дән артык кеше катнашты.

Ярышларның призерлары булдылар:

Казан Чемпионаты
1 урын – Максим Абзалов (Казан);
2 урын – Азамат Идиятуллин (Арча районы);
3 урын – Фәнис Гомәров («Йолдыз»ССК).

Балалар лигасының I этабы
1 урын-Камил Якупов («Адымнар», Әлмәт);
2 урын-Барлас Хәсәншин ("Центральный «ФСО);
3 урын-Әмир Фәсхетдинов («Адымнар», Әлмәт).

Билгеләп үтик, балалар лигасында 2025 елда төрле дисциплиналарда триатлонның 8 этабы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International