Данил Садреев-трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Россия Кубогының 11 этабы җиңүчесе

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Түбән Тагилда «Аист» комплексында трамплиннан чаңгыда сикерү буенча Россия Кубогының 11-12 этаплары тәмамланды. Мактау пьедесталына кабат Татарстан спортчысы Данил Садреев күтәрелде.

Лениногорск егете К120 трамплинында 11нче этапта 292,2 балл нәтиҗәсе белән җиңде. 12 нче этапта Данил 2 нче урынны алды (278,5 балл).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International