24-26 гыйнвар көннәрендә Әлмәттә 14-16 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды.
2 көн эчендә «Татнефть» ПАО спорт комплексында 250дән артык самбочы татамига чыкты. «Нур» спорт комплексыннан «Динамо» ФСО спортчылары төрле дәрәҗәдәге 7 бүләк яулады:
Алтын медальләр: Михаил Кудрявцев (46 кг).
Көмеш медальләр: Эдгар Ярусов (64 кг), Карина Матвеева (50 кг).
Бронза медальләр: Искәндәр Кәбиров (49 кг), Искәндәр Сафин (46 кг), Индира Шарукеева (41 кг), Сәид Хәйдәров (79 кг).