Рөстәм Миңнеханов: «Барс Канатлары» баскетбол клубының һәр уенчысы-үрнәк

2025 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген «Баскет холл»да «Крылья Барса» баскетбол клубы коллективын – 2024 елгы сезон коляскаларында баскетбол буенча Россия чемпионын хөрмәтләү тантанасы узды. Спортчыларны трофей белән Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады. Чарада шулай ук ТР Спорт министры Владимир Леонов, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, команда партнерлары катнашты. 

«Барс Канатлары» баскетбол клубы 2009 елда оештырылган. Бүгенге көндә команданың 4 уенчысы Россия җыелма командасының төп составына керә, 2 спортчы – резерв составында. 2024 елның 18-24 ноябрендә Парамоново авылында (Мәскәү өлкәсе) терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затлар арасында спорт буенча Россия чемпионатының финал этабы узды. « Барс Канатлары» баскетбол мәйданчыгында Санкт-Петербург җыелмасын җиңде. Казан командасы беренче тапкыр Россия чемпионы булды. Элегрәк клуб 9 тапкыр Россия кубогында җиңгән һәм 11 тапкыр өенә Россия чемпионатының көмеш медальләрен алып кайткан. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, күптән көтелгән титулны яулау юлында «Барс канатлары» командасы югары дәрәҗәдәге спорт осталыгы, бердәмлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте. «Сезнең көчле рухыгыз һәм характерыгыз белән калуыгыз безнең барыбыз өчен дә аеруча кыйммәтле. Сезнең һәрберегез-үрнәк! Без сезнең белән горурланабыз. Сез безгә чын көчнең кыенлыклар булмауда түгел, ә аларны җиңә белүдә булуын күрсәтәсез», - дип мөрәҗәгать итте республика Рәисе спортчыларга.  

Рөстәм Миңнеханов тренерлар составына, клуб җитәкчелегенә, административ персоналга һәм терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган затларның спорт федерациясенә зур тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде.

«Аерым рәхмәт сүзләре - клуб партнерларына, сезнең туганнарыгызга һәм якыннарыгызга һәм бу юлда сезгә ярдәм итүчеләргә. Үз ягыбыздан без сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыру өчен бар көчебезне куячакбыз», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе. 

Аннары «Барс Канатлары» баскетбол клубы коллективы Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтенә лаек булды. 

Команда капитаны Виктор Кайнов җавап сүзендә республика җитәкчелегенә спорт инфраструктурасын үстерүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International