24 һәм 25 гыйнвар көннәрендә Гимнастика үзәгендә нәфис гимнастика буенча «Татарстан өметләре» республика ярышлары һәм Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды. Бу республиканың иң көчле гимнастлары арасында иң әһәмиятле һәм җитди чараларның берсе.
ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте каршындагы гимнастика һәм спорт академиясендә тәрбияләнүче кызлар турнир призерлары булдылар. Команда составында Мария Маслова, Алинә Шакирова, Карина Коряковцева, Анна Никитина , Евгения Митрофанова, Әминә Шәйдуллина, Дарина Власевнина, Ләйлә Абдурахманова, Самира Арсланова, Елизавета Карманова, Мәрьям Хәйдарова, Ралина Төхвәтуллина, Диләрә Гайфуллина чыгыш ясады.
Ярышларның призерлары булдылар:
- Мария Маслова-өлкәннәр арасында 2 разряд арасында чыгыш ясап, 3 урын яулады;
- Алинә Шакирова-КМС арасында 3 урынны яулады.
Спортчыларны директор Алинә Лабутина һәм тренерлар Екатерина Шакирова, Елизавета Раздобреева, Ирина Руднева, Анастасия Исупова, Камила Мостафина, Яна Князькова әзерләделәр.