Ял көннәрендә Казанда синхрон фигуралы шуу буенча Россия Кубогының 3 нче этабы һәм «Сөембикә» Бөтенроссия ярышлары узды. Турнирда Россиянең 10 төбәгеннән 30 дан артык команда катнашты, алар бу спорт төренең осталыгын һәм матурлыгын күрсәттеләр.
Россия Кубогының 3 нче этабы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы командасы, Россия синхрон шуу буенча лидерларның берсе статусын раслап, беренче урынны алды.
«Сөембикә»Бөтенроссия ярышларында:
«Матрешки »командасы (икенче спорт разряды) алтын медальләр яулады;
«Казаночка» командасы (беренче спорт разряды) өченче урынны алды;
«Идел» командасы (спорт мастерлыгына кандидат) шулай ук бронза медаль алды.