Льков һәм Доценко чаңгы узышлары буенча Россия ФСИН чемпионатын отты

2025 елның 3 феврале, дүшәмбе

Комида Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаңгы узышлары буенча Россия ФСИН чемпионаты узды.

Турнирның призерлары Татарстанның атаклы чаңгычылары, бер үк вакытта Россия УФСИНнең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре Андрей Льков һәм Анастасия Доценко булды.

Чаңгычылар 15 һәм 5 км дистанцияләрдә шәхси узышта җиңеп чыктылар, шулай ук классик стильдә узышта бронза призерлар булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International