Бүген Казанда следж-хоккей буенча Россия беренчелеге ярышлары тәмамланды.
Йомгаклау урыннары түбәндәгечә бүленде:
1 урын - «Татсиб» АХК (Татарстан Республикасы);
2 урын — Санкт-Петербург җыелмасы;
3 урын — «Уральские Волки» АХК.
Турнир җиңүчеләре югары уен техникасын, командалар арасындагы үзара бәйләнешне һәм җиңүгә омтылышны күрсәттеләр. Оештыручылар ярышның югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үттеләр һәм илдә следж-хоккейның алга таба үсешенә өмет белдерделәр.