«Динамо» РСШОР тәрбияләнүчеләре индорхоккей буенча турнир медальләрен алып кайттылар

2025 елның 4 феврале, сишәмбе

1-2 февраль көннәрендә Электросталь шәһәренең «НЕО-СПОРТ ЦЕНТР КП»  спорт залында индорхоккей буенча ике ярыш - 2015 елда туган һәм аннан кечерәк малайлар һәм кызлар арасында «Мәскәү арты яшь динамочылары» ачык турниры һәм 12-14 яшьлек кызлар арасында Мәскәү өлкәсе Беренчелеге узды.

Татарстан Республикасыннан «Динамо»спорт мәктәбеннән 3 кызлар командасы һәм 2 малайлар командасы катнашты.Уздырылган Уеннар барышында республика хоккейчылары берничә бүләк яулады:

Кызлар арасында Мәскәү өлкәсе беренчелегендә тренер Анастасия Чернова җитәкчелегендәге «Динамо» РСШОР командасы 2 урынны яулады;

Ачык турнирда алтын медальне Татарстан җыелмасы – 2015 (тренеры Людмила Юшкова), көмешне «Динамо-Мирный» командасы-2016 (тренеры Анастасия Чернова) яулады.

Турнирның иң яхшы һөҗүмчесе - Янна Яковенко, иң яхшы капкачы - Арина Харитонова (икесе дә-Татарстан җыелмасы).

Малайлар ярышында «Динамо-1» спорт мәктәбе командасы (тренерлары – Денис Фадеев) 4 урынны яулады. Ә Алексей Майоров тәрбияләнүчеләре-«Динамо - 2» спорт мәктәбендә-5 нче урынны алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International