31 гыйнвардан 3 февральгә кадәр Черкесскта 12-14 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында «Россия тхэквондо берлеге президенты кубогы» Бөтенроссия ярышлары узды.
ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте турнирдан 4 медаль алып кайтты:
- Көмеш медальләргә Владислав Отрыванов (37 кг) һәм Данияр Кенҗибаев (41 кг)лаек булдылар;
- Бронза медальләрне Кирилл Вакулюк (37 кг) һәм Елизавета Терещенко (37 кг) яулады.
Барлык спортчылар да Яр Чаллы шәһәренең «Кэмпо» урта мәктәбе базасында шөгыльләнәләр.
Призерларны тренерлар Ярослав Митрофанов, Алексей Лукьянов, Сергей Титкин һәм Мөхәммәдьяр Бузаев әзерләде.