Никита Шлейхер суга сикерү буенча Россия Кубогының беренче көнендә алтын медаль яулады

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

4 февральдә Санкт-Петербургта суга сикерү буенча Россия Кубогы старт алды. Ярышлар 8 февральгә кадәр дәвам итәчәк, турнирның беренче көнендә үк Татарстан спортчылары җанатарларны матур чыгышлары белән сөендерде.

Өч метрлы трамплиннан синхрон сикерүдә Никита Шлейхер Евгений Кузнецов белән бергә 431,76 балл җыеп, алтын медаль яулады. Ә татарстанлы Александр Белевцев һәм Илья Молчанов 392,82 балл нәтиҗәсе белән икенче урынны алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International