1-2 февраль көннәрендә Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә бию спорты буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга һәм Яшел Үзән спортчылары катнашты.
Чемпионат һәм беренчелек җиңүчеләренең һәм призерларының исемнәре түбәндәге сылтама буенча бастырылган: https://vk.com/wall-153010447_4246
Тиздән Татарстан биючеләренә 14-16 февральдә Пермьдә узачак бию спорты буенча Идел буе федераль округы чемпионатында һәм беренчелегендә катнашырга туры киләчәк.