Татарстанда чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы чемпионатына старт бирделәр

2025 елның 5 феврале, чәршәмбе

5-9 февральдә Татарстан башкаласы Казанда чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узачак. Ярышларда Идел буе федераль округы төбәкләреннән иң көчле спортчылар катнашачак.

5 февральдә ярышларга тантаналы старт бирелде. Спортчыларны ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, ТР чаңгы узышлары федерациясе вице-президенты Алмаз Кашапов һәм башка дәрәҗәле кунаклар сәламләде.

Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары катнашучыларга үзләрен күрсәтүләрен теләде, шулай ук спорт мастеры исеменә нормативларны үтәү мөмкинлеген билгеләп үтте:

«Безгә бәхет елмайды, быел Бөтенроссия чаңгы узышлары федерациясе эре стартлар уздыруны ышанып тапшырды, ә без үз чиратыбызда чаңгы узышларын үстерүдә тукталып калмыйбыз. Бездә Татарстанның һәр районында диярлек менә дигән чаңгы базалары барлыкка килде, спортчылар Идел буе спорт университетында белем ала, безнең егетләр Идел буе федераль округы беренчелегендә дә үзләрен бик яхшы күрсәттеләр.

Бүген биредә мин яшь спортчыларны күрәм, сезнең үзегезне күрсәтү мөмкинлеге бар! Барлык катнашучыларга да җиңел чаңгы юлы, яхшы һава торышы телим һәм көчле җиңсен!»,- диде Хәлил Хәмитович.

Биш көн дәвамында Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексы территориясендә катнашучылар чаңгы узышларының төрле дисциплиналарында, шул исәптән спринт, аерым старттан узышлар һәм эстафетада иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәкләр.

Татарстаннан 36 спортчы чыгыш ясый, алар арасында Андрей Ларьков, Анастасия Доценко, Христина Мацокина һәм башкалар бар.

Теләге булган һәркем ярышларга килә һәм үз фаворитларына ярдәм итә алачак. Тамашачылар өчен керү ирекле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International