5 февральдә Мирныйдагы чаңгы-биатлон комплексында чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы чемпионатының беренче ярыш көне узды. Спортчылар 10 һәм 15 чакрымга классик стильдә узыш стартына чыктылар.
Бу ярышларда татарстанлылар югарыда иде.
Хатын-кызлар арасында җиңүне Кристина Мацокина бәйрәм итте, ул 10 км ны 27 минут 22,1 секундта үтте. Татарстанның тагын бер чаңгычысы – Софья Козенкова бер минуттан да азрак лидерга оттырды.
Ир-атлар шулай ук җыелма копилкасын ике бүләк белән тулыландырды. 15 км га узышта Владимир Фролов беренче булып финишка килде - 35 минут 56 секунд. 36 минут 21,6 секунд нәтиҗәсе белән Виктор Семенов бронза медаль иясе булды.
6 февральдә ЛБК трассасында классик стильдәге спринтта медальләр уйнатылачак. Турнир 9 февральгә кадәр дәвам итәчәк.