Никита Шлейхер һәм Руслан Тернова каланчадан синхрон сикерү буенча Россия Кубогын оттылар

2025 елның 7 феврале, җомга

Санкт-Петербургта суга сикерү буенча Россия Кубогының 3 нче көне тәмамланды. Бу юлы каланчадан сикерү буенча медальләр уйнатылды.

Синхрон сикерүдә татарстанлы Никита Шлейхер Руслан Тернов җиңүче булды. Спортчылар Аркадий Айдаров/Сандро Рогава (386,25) һәм Александр Воронин/Роман Ларин(362,19) парларын узып, 435,39 балл җыйдылар.

Билгеләп үтик, Никита Шлейхер өчен бу ил Кубогында икенче җиңү. Беренче көнне спортчы Евгений Кузнецов белән бергә трамплиннан синхрон сикерүләрдә җиңде.

Моннан тыш, турнирның бронза призеры Мария Полякова булды. Кыз Виталия Королева белән бергә трамплиннан синхрон сикерүдә 284,10 балл җыйган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International