6 февральдә, чаңгы ярышлары буенча Идел буе федераль округы чемпионатының икенче ярыш көнендә, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында классик стильдә спринтта медальләр уйнатылды.
Татарстан чаңгычылары янә турнир пьедесталына чыкты:
Кызлар арасында 1 нче урыннан 5 нче урынга кадәр бары тик Татарстан чаңгычылары гына чыкты. Алтын медаль иясе булып яңадан Христина Мацокина (3:21,00); лидердан 0,42 секундка артта калып, 2 нче урынны Алия Исрафилова алды; бронза медальне Ирина Ибраһимова 3:22,52 отты. 4-5 урында Екатерина Мегедь һәм Раилә Госманова.
Ир-атлар ярышында җиңүне Никита Горбунов 2:53,89 нәтиҗәсе белән бәйрәм итте. Виктор Семенов аңардан 0,3 секундка калышты. Ул икенче булды. Моннан тыш, топ-6 ир-атлар зачетына Булат Филатов (4 нче урын) һәм Владимир Митрошин (6 нчы урын) эләкте.
Чемпионатның 2 көненнән соң Татарстан Республикасы команда зачетында 1035 очко җыеп алда бара. Гаять зур аерма белән 2 урында Түбән Новгород өлкәсе бара (227 очко); өченчедә – Удмурт Республикасы (222 очко).
Бүген турнирда тәнәфес, чемпионат 8 февральдә дәвам итәчәк. Шимбә көнне чаңгы-биатлон комплексы трассаларында эстафеталарда (4х7,5 км) медальләр уйнатылачак, ә якшәмбе көнне ирекле стиль белән 10 һәм 15 км дистанцияләрдә узышлар узачак.