6-9 февраль көннәрендә Нурлат шәһәрендә 2011-2013 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
Әлеге чара Социалистик Хезмәт Герое Габбан Кыям улы Гыйматдиновның тууына 100 ел тулуга багышланган иде.
Түбән Кама шәһәренең «Динамо» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләребез 4 медаль яулап, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
2 урын — Вадим Иванов (28 кг авырлык категориясендә)
2 урын — Адел Әхмәтҗанов (32 кг авырлык категориясендә)
3 урын-Илсаф Таһиров (52 кг авырлык категориясендә)
3 урын — Әмир Нурмөхәммәтов (70 килограммнан артык авырлык категориясендә)
Спортчыларны тренерлар Илнар Гәрәев һәм Илшат Сахаров әзерләде.