«КОС-Синтез» Россия чемпионатында алда бара

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

7-8 февральдә «КОС-Синтез» ватерполчылары Суперлиганың 12 тур матчларын үткәрделәр. Рузада татарстанлылар ике тапкыр «Штурм-2002» не 16:7 һәм 17:4 исәбе белән җиңде. Уеннарның иң яхшы бомбардиры булып казанлыларның үзәк һөҗүмчесе Никита Деревянкин танылды, ул көндәш капкасына 5 туп кертте. 

Киләсе, 13 тур матчларын» КОС-Синтез»  Әстерханда 14-15 февральдә уздырачак. 

Россия чемпионатының турнир таблицасында команда үз активында 60 очко белән ышанычлы алда бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International