2025 елның 3-10 февралендә Свердловск өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Авыр атлетика буенча Россия Кубогы узды. Ил Кубогы өчен ун үлчәү категориясендә 180 ир-ат һәм 150 хатын-кыз көрәште. Ярышларда Россиянең 52 төбәгеннән 300 дән артык спортчы катнашты.
Ир-атларның 73 кг га кадәр авырлык категориясендә Зөлфәт Гәрәев, узган елдагы кебек үк, 321 кг (151+170) нәтиҗәсе белән кабат Кубок яулады. Икенче урынны алган Геворг Серобяннан аерма 3 кг тәшкил итте.
Җиңүченең тренеры-Марат Мадияров. Котлыйбыз!