Суга сикерү буенча Россия Кубогында Татарстан спортчылары 7 медаль яулады

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

Санкт-Петербургта суга сикерү буенча Россия Кубогы тәмамланды, анда Татарстан җыелма командасы спортчылары катнашты. Турнирда чыгыш ясап, алар төрле дәрәҗәдәге 7 медаль яуладылар.

Никита Шлейхер триумфатор булды. Аның активында 3 алтын медаль – каланчадан синхрон һәм ялгыз сикерүдә, шулай ук трамплиннан синхрон сикерүдә. Трамплиннан шәхси сикерүдә спортчы бронза медаль яулады.

Көмеш медальне трамплиннан синхрон сикерүдә Александр Белевцев яулады. 2 бронза медальне – каланчада һәм трамплиннан синхрон сикерүдә-Глеб Касьянов һәм Мария Полякова яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International