«Алтын алка» турнирының гала-матчында 24 команда уйнады

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

Казанда «Алтын алка» турниры кысаларында гала-матч узды. Уенда 24 команда катнашты. Ун яшьтән алып 15 яшькә кадәрге яшь спортчылар профессиональ клублар спортчылары һәм Россия һәм совет хоккее легендалары белән бергә 20шәр минут ике период үткәрделәр.

Балалар алдында сәламләү сүзләре белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, ТР Хоккей федерациясе вице-президенты Андрей Рябов, «Ак Барс» ХК генераль менеджеры Марат Вәлиуллин һәм «Ак Барс» ХК һөҗүмчесе Илья Сафонов чыгыш ясады.

Тәнәфес вакытында тамашачылар өчен «Точный бросок» һәм «Хоккей эстафетасы» мастер-шоу оештырдылар, ә соңыннан бүләкләр уйнату белән лотерея уздырдылар, дип хәбәр итте Физик культура һәм спорт комитеты матбугат хезмәте.

«Алтын алка» турниры 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, ярышлар 1964 елның 8 декабреннән, «Пионерская правда» газетасы битләрендә «На старт, дуслар! Алтын алка чакыра!». Шул ук елда беренче ярышлар уздырыла. Беренче турнирда 57 команда катнашты. Турнирга нигез салучы һәм «Алтын алка» клубы рәисе атаклы тренер Анатолий Тарасов иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International