Бүген, 11 февральдә, «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча республика ярышларына багышланган матбугат конференциясе узды.
Матбугат конференциясендә ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов; ТР Көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров; «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин һәм көрәшнең башка вәкилләре катнашты.
«Көрәш бик тиз үсә бара! Быел Муса Җәлил истәлегенә багышланган турнир 62нче мәртәбә уздырылачак. Елдан-ел катнашучылар саны арта, командалар көчәя, ә көндәшлек дәрәҗәсе һәр авырлыкта киеренкеләнә бара. Күп кенә көрәшчеләр өчен бу турнирда катнашу мөһим спорт максаты булып тора. Арабызда Муса Җәлил ярышларында 12 тапкыр чемпион булган Айрат Гилаев та бар. Аның казанышлары гаять зур хезмәт һәм дисциплина нәтиҗәсе булып тора, чөнки җиңү өчен Үз авырлыгыңны, көчеңне һәм халәтеңне күзәтергә кирәк. Без шулай ук зур өметләр баглаган Яңа талантлар белән горурланабыз. Барыгызны да 14 февральдә тамашалы көрәш белән ләззәтләнергә чакырабыз!»,- дип шәрехләде Хәлил Шәйхетдинов.
Муса Җәлил истәлегенә Турнир 14-15 февральдә «Ак Барс» көрәш сараенда узачак. Ярышларда 40ка якын командадан 350дән артык спортчы катнашачак. Бу турнир спорт тормышында мөһим вакыйга булырга һәм катнашучыларның да, тамашачыларның да игътибарын җәлеп итәргә вәгъдә итә.
Ярышлар расписаниесе:
14 февраль
- 08.30-судьялар корпусы киңәшмәсе
- 09.00-барлык авырлык категорияләрендә ярышлар башлана (4 келәмдә)
- 09.00 дән 10.00 гә кадәр-Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе президиумы («Ак барс» көрәш сараеның матбугат үзәге 1 кат)
- 10.00 – 11.00 – ярышларны тантаналы ачу
- 11.00 – 12.00 – ярышларның дәвамы
- 12.00 – 12.40 – төшке ашка тәнәфес
- 15.0 – 15.30 – «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясеннән призлар уйнату
- 12.40 – 18.00 – ярышларның дәвамы
15 февраль
- 08.30-судьялар корпусы киңәшмәсе
- 09.00-барлык авырлык категорияләрендә ярышларны дәвам итү
- 10.30 – 11.30 – ярымфинал һәм финал көрәшләре
- 11.30 – 12.00 – ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү