2024 елның 15-17 февралендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында «Юнифайд-флорбол буенча Казанның Ачык Кубогы» узачак. Бу масштаблы спорт чарасында Мамадыш, Минзәлә, Зәй районнарыннан һәм Казан шәһәреннән 15 ир-ат һәм хатын-кыз командасы катнашачак.
Турнирның төп максаты-14 яшьтән 30 яшькә кадәрге менталь тайпылышлары булган кешеләрне юнифайдта тренировкаларда һәм ярышларда катнашу юлы белән актив социаль-мәдәни тормышка җәлеп итү. Проект мондый спортчыларны социаль адаптацияләү һәм җәмгыятькә интеграцияләү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
15 февральдә Кубокта Махсус Олимпиада атлетлары һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы хезмәткәрләре арасында иптәшләрчә матч узачак. Моннан тыш, чара кысаларында педагог-тренерлар өчен онлайн-семинарлар циклы планлаштырылган.
Проект «2024 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирүгә конкурс», Татарстан Республикасы спорт министрлыгы һәм Россия Махсус Олимпиадасының Республика бүлеге ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Турнир программасы:
15 февраль
10: 00 – ачу тантанасы
10: 15-ачылыш матчы
10: 45 – Махсус Олимпиада атлеты һәм Татарстан Республикасы прокуратурасы хезмәткәрләренең иптәшләрчә матчы
11: 15-15: 45 – юнифайд-флорбол буенча Казан ачык кубогы матчлары
16: 00-бүләкләү тантанасы
16 февраль
9: 00-14: 00 – юнифайд-флорбол буенча Казан ачык кубогы матчлары
14: 00-бүләкләү тантанасы