14-16 февраль көннәрендә Яшел Үзән шәһәренең «Маяк» спорткомплексында чирәмдәге хоккей буенча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Татарстан Республикасының «Динамо» сы мәгариф көненә багышланган Бөтенроссия турниры узачак.
«Динамо» Кубогы өчен турнирда Пермь, Азов, Екатеринбург һәм Казаннан 2011 елда туган 9 команда көч сынашачак.
Татарстан данын ярышларда «Динамо» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклаячак.
Исегезгә төшерәбез, узган ялларда кызлар арасында шундый ук турнирда Татарстанның яшь динамочылары Җиңүне бәйрәм итте.