Казанда «Озын гомер уеннары. Тормыш сөючән» кысаларында чаңгы ярышлары узачак

2025 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Казанда «Озын гомер уеннары.Тормыш сөючән» кысаларында чаңгы ярышлары узачак. 
Алар Үзәк стадионда 14 һәм 15 февральдә старт ала. Анда 55 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала.

14 февральдә Чаңгы ярышлары Совет, Яңа Савин һәм Мәскәү районнарында, ә 15 февральдә Авиатөзелеш, Киров, Идел буе һәм Вахитов районнарында узачак.

Ярышларның расписаниесе һәм вакыты турында тулы мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин https://t.me/igradolgoletiakzn

Финал узышлары 22 февральдә 10:00 сәгатьтә узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International