Александр Большунов Италиядә халыкара узышта җиңде

2025 елның 14 феврале, җомга

13 февральдә Италиянең Трентино-Альто-Адидже провинциясендә «Sudtirol Moonlight Classic» Халыкара Төнге чаңгы ярышы узды, анда быел Россия һәм Татарстан чаңгычысы Александр Большунов катнашты.

Спортчы 30 км дистанцияне беренче нәтиҗә белән 1 сәгать 18 минут 56,2 секунд үтте, ул итальяннар Лоренцо Бусин һәм Маттиа Армеллинины узып китте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы 3 елда бу Александрның халыкара аренада беренче старты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International